Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Хакимнәр 3:9, 10
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Исраиллеләр Йәһвәдән ярдәм сорагач,+ Йәһвә, аларны азат итәр өчен, Кәле́б энесе Кыназның улы Өтнәилне+ коткаручы итеп бирде.+ 10 Аңа Йәһвәнең рухы иңде,+ һәм ул Исраилнең хакиме булып китте. Ул сугышка чыккач, Йәһвә Месопотамия* патшасы Кушан-ришәтаимне аның кулына бирде, һәм ул Кушан-ришәтаимне җиңеп чыкты.

  • Хакимнәр 11:29
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 29 Ифтахка Йәһвәнең рухы иңде,+ һәм ул Гиладтагы Миспәгә+ барыр өчен Гилад белән Манашшены узды, ә Гиладтагы Миспәдән ул амунлыларга таба китте.

  • Хакимнәр 13:24, 25
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 24 Соңрак хатын угыл тапты һәм аны Шимшо́н+ дип атады. Малай үсә барды, һәм Йәһвә аны фатихалап торды. 25 Вакыт узу белән Маханиданда,+ Зора́ белән Иштау́л+ арасында аңа Йәһвәнең рухы иңде.+

  • Хакимнәр 14:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Шунда аңа Йәһвә рухы иңде,+ һәм ул аны буш кул белән яшь кәҗәне ботарлагандай ботарлап ташлады, ләкин ата-анасына булган хәлне сөйләмәде.

  • Хакимнәр 15:14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Ул Ләһигә килгәч, филистилеләр аны тантаналы кычкыра-кычкыра каршы алды. Шунда аңа Йәһвәнең рухы иңде,+ һәм аның кулларындагы баулар утта көйдерелгән җитен җепләрдәй таралып төште.+

  • Зәкәрия 4:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Шунда ул миңа болай диде: «Йәһвәнең Зәрубабылга әйткән сүзе шундый: „Боларның барысы да хәрби көч тә, куәт ярдәмендә дә түгел,+ ә минем рухым ярдәмендә+ булачак“,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу