-
Хакимнәр 7:24, 25Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
24 Гидеон Ифраимның бөтен таулы җирендәге кешеләргә: «Мидьянга һөҗүм итәргә төшегез, Бәйтбара́ һәм Үрдүнгә кадәрге суларның кичүләрен басып алыгыз»,— дип әйтергә хәбәрчеләр җибәрде. Шунда Ифраимның бөтен кешеләре бергә җыелып, Бәйтбара һәм Үрдүнгә кадәрге суларны басып алды. 25 Алар шулай ук Мидьянның ике мирзасы Өрә́б белән Зибны кулга алды. Алар Өрәбне соңрак Өрәб кыясы+ дип аталган кыя янында, ә Зибны соңрак Зибның йөзем изгече дип аталган йөзем изгеч янында үтерде. Алар Мидьянны куа барды,+ һәм Өрәб белән Зибның башларын Үрдү́н тирәсенә Гидеон янына алып килде.
-