-
Рут 2:11, 12Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
11 Богаз аңа мондый җавап кайтарды: «Миңа барын да сөйләп бирделәр. Ирең үлгәч, каенанаң хакына башкарган эшләрең турында да, әти-әниеңне һәм туган җиреңне калдырып, моңарчы таныш булмаган халык янына килгәнең турында да әйттеләр.+ 12 Йәһвә сиңа кылган эшләрең өчен әҗерен бирсен.+ Син Исраи́л Аллаһысы Йәһвә канатлары астына сыеныч эзләп килгәнсең, ул сиңа тулысы белән кайтарсын».+
-