-
1 Ишмуил 9:13Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 Шәһәргә килеп җиткәч, сез аны очратырсыз. Ул әле биеклеккә ашарга менеп китмәгән булыр. Халык ул килгәнче ашамаячак, чөнки корбанны ул фатихалый. Чакырылганнар аннан соң гына ашый ала. Шуңа күрә хәзер үк барсагыз, аны табарсыз».
-
-
1 Ишмуил 9:24Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
24 Шунда аш пешерүче, бот итен алып, Шаул алдына салды. Ишмуил Шаулга болай диде: «Моны без синең өчен сакладык. Аша, аны шушы вакыйга уңаеннан сакладылар. Мин бит аларга: „Кунаклар чакырдым“,— дигән идем». Һәм Шаул ул көнне Ишмуил белән ашады.
-