-
1 Елъязма 12:39, 40Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
39 Алар Давыт янында өч көнгә калды, ашады-эчте, чөнки кан кардәшләре алар өчен барысын әзерләп куйган иде. 40 Шулай ук алар янында яшәүчеләр һәм хәтта Иссахар, Зәбулун һәм Нәфтәли җирләрендә яшәүчеләр дә ишәкләр, дөяләр, качырлар һәм үгезләргә төяп, бик күп азык-төлек: камыр ашлары, тыгызлап ясалган инҗир һәм йөзем көлчәләре, шәраб, май, эре мал һәм сарыклар китерде, чөнки Исраилдә зур шатлык хөкем сөрде.
-