1 Ишмуил 13:14 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 14 Әмма хәзер синең патшалык итүең озакка сузылмас.+ Йәһвә үз күңеленә хуш килгән кешене табачак.+ Йәһвә аны үз халкының җитәкчесе итеп билгеләячәк,+ чөнки син Йәһвә кушканны үтәмәдең».+ 1 Ишмуил 15:27, 28 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 27 Ишмуил борылып китмәкче иде, Шаул аның җиңсез күлмәк итәгеннән тотты да, күлмәге ертылды. 28 Шунда Ишмуил аңа болай диде: «Бүген Йәһвә синнән Исраил өстеннән хакимлекне тартып* алачак һәм аны синнән лаеклырак кешегә бирәчәк.+ 1 Ишмуил 16:13 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 13 Шунда Ишмуил май салынган мөгезне алды+ да аны абыйлары алдында майлады. Шул көннән башлап Йәһвә үз рухы аша Давытка ярдәм итә башлады.+ Аннары Ишмуил, торып, Рамага+ юл тотты. 1 Ишмуил 20:31 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 31 Ишай улы исән чакта син үзең дә, патшалыгың да озак яшәмәс.+ Хәзер үк аның артыннан берәрсен җибәр, чөнки ул үләргә тиеш».+ 1 Ишмуил 24:17 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 17 Ул Давытка болай диде: «Син миңа караганда тәкъварак, чөнки син миңа яхшы мөгамәлә күрсәтәсең, ә мин сиңа явызлык кылам.+ 1 Ишмуил 24:20 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 20 Хәзер мин беләм: син, һичшиксез, патша булып идарә итәчәксең,+ һәм Исраил патшалыгы синең кулыңнан китмәс.
14 Әмма хәзер синең патшалык итүең озакка сузылмас.+ Йәһвә үз күңеленә хуш килгән кешене табачак.+ Йәһвә аны үз халкының җитәкчесе итеп билгеләячәк,+ чөнки син Йәһвә кушканны үтәмәдең».+
27 Ишмуил борылып китмәкче иде, Шаул аның җиңсез күлмәк итәгеннән тотты да, күлмәге ертылды. 28 Шунда Ишмуил аңа болай диде: «Бүген Йәһвә синнән Исраил өстеннән хакимлекне тартып* алачак һәм аны синнән лаеклырак кешегә бирәчәк.+
13 Шунда Ишмуил май салынган мөгезне алды+ да аны абыйлары алдында майлады. Шул көннән башлап Йәһвә үз рухы аша Давытка ярдәм итә башлады.+ Аннары Ишмуил, торып, Рамага+ юл тотты.
31 Ишай улы исән чакта син үзең дә, патшалыгың да озак яшәмәс.+ Хәзер үк аның артыннан берәрсен җибәр, чөнки ул үләргә тиеш».+
17 Ул Давытка болай диде: «Син миңа караганда тәкъварак, чөнки син миңа яхшы мөгамәлә күрсәтәсең, ә мин сиңа явызлык кылам.+
20 Хәзер мин беләм: син, һичшиксез, патша булып идарә итәчәксең,+ һәм Исраил патшалыгы синең кулыңнан китмәс.