-
Саннар 23:19Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
Ул берәр нәрсә әйтсә, моны эшләмәсме?
Ул сөйләсә, үтәмәсме?+
-
-
1 Ишмуил 2:31–34Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
31 Менә, килер бер көн, һәм мин сине дә, ата-бабаларыңның йортын да көч-куәттән мәхрүм итәрмен, һәм йортыңдагы һәркем олы яшькә җитмичә үләр.+ 32 Исраилгә игелек күрсәтелгән арада син минем яшәү урынымда көндәшне генә күреп торырсың,+ һәм йортыңда бүтән һичкем картлык көннәренә кадәр җитмәс. 33 Йортыңдагы бер кешене исә мин мәзбәхем янындагы хезмәттән мәхрүм итмәячәкмен. Ул күзләреңне күрмәс итәр һәм сине кайгыга салыр, ә йортыңдагы бик күпләр кеше кылычыннан һәлак булыр.+ 34 Менә сиңа билге: ике улың Хөфни́ белән Пинхә́с бер үк көнне үләр.+
-