6 Шулай итеп, Шаул белән аның өч улы һәм аның бөтен йорты берьюлы һәлак булды.+ 7 Үзәндәге бөтен исраиллеләр, Исраи́л сугышчыларының качканын, ә Шаул белән улларының вафат булганын күргәч, үз шәһәрләрен калдырып качып киттеләр. Һәм филистилеләр, килеп, шунда урнаштылар.