-
1 Ишмуил 11:9–11Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
9 Килгән хәбәрчеләргә болай диделәр: «Гиладтагы Ябеш кешеләренә әйтегез: „Иртәгә, көннең иң кызу чагында сезгә котылу килер“». Хәбәрчеләр бу сүзләрне Ябеш кешеләренә җиткерде, һәм тегеләре бик сөенде. 10 Шунда Ябеш кешеләре амунлыларга: «Иртәгә без сезнең кулга бирелербез, һәм безнең белән ни теләсәгез, шуны эшләгез»,— диделәр.+
11 Киләсе көнне Шаул кешеләрне өч төркемгә бүлде. Алар таң атканчы* лагерьга үтеп керделәр һәм көндезге кызулыкка кадәр амунлыларны һәлак иттеләр.+ Ә исән калганнары таралып бетте, хәтта икәү бергә калучы да юк иде.
-