-
1 Елъязма 13:6–11Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
6 Давыт һәм бөтен Исраил, керубимнәр өстеннән*+ тәхеттә утыручы Аллаһының килешүе сандыгын (кешеләр килешү сандыгы алдында Йәһвәнең исемен чакыра иде) алып килергә дип, Багалага+ — Яһүдтәге Кырьят-йәримгә китте. 7 Әмма Абинада́б йортындагы Аллаһының килешүе сандыгын алар яңа арбага салып,+ алып чыгып киттеләр. Арбаны исә Уза́ белән Әхә́й алып барды.+ 8 Давыт һәм бөтен Исраил, җырлап, арфа һәм бүтән төрле кыллы уен коралларында уйнап, шалтыравыклар+ һәм кимваллар кагып,+ быргылар кычкыртып,+ Аллаһы алдында сөенеп-куанып бәйрәм итеп барды. 9 Ләкин алар Киду́н ындырына килеп җиткәч, үгезләр арбаны чак кына аудармый калды, һәм Уза, килешү сандыгы авып төшмәсен дип, кулын сузып, аны тотып калды. 10 Шунда Йәһвәнең Узага ачуы кабынды, һәм Ул аны килешү сандыгына кулын сузганы өчен һәлак итте.+ Шулай итеп Уза шунда Аллаһы каршында үлде.+ 11 Әмма, Йәһвә Узага ярсыганга күрә, Давытның ачуы чыкты.* Шуңа күрә шул җир әле дә Фәре́с-уза́* дип атала.
-