-
1 Ишмуил 20:41Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
41 Хезмәтче киткәч, якында гына, көньяк яктан Давыт күренде. Ул, җиргә йөзтүбән капланып, өч тапкыр сәҗдә кылды. Алар бер-берсен үбеп, бер-берсе турында борчылып елашты, Давыт исә күбрәк елады.
-
-
1 Ишмуил 23:16–18Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
16 Шаулның улы Йонафа́н Хорешка Давыт янына килде һәм аның Йәһвәгә ышанычын ныгытты.+ 17 Ул Давытка: «Курыкма, чөнки әтием Шаул сине таба алмас. Син Исраилдә патша булырсың,+ ә мин синнән соң икенче булырмын. Әтием дә моны белә»+,— диде. 18 Шуннан соң алар икесе дә Йәһвә алдында килешү төзеделәр.+ Давыт Хорешта калды, ә Йонафан өенә кайтып китте.
-