-
2 Ишмуил 4:5–8Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
5 Ишбәши́т көн уртасында ял итеп ятканда, көндезге эсседә аның йортына бәхирутлы Риммунның уллары Рехаб белән Бахана килеп керде. 6 Бодай алырга дигән булып, алар йортка керделәр һәм Ишбәшитнең эченә кылыч белән чәнчеделәр. Аннары алар+ качып киттеләр. 7 Алар өйгә кергәндә, Ишбәшит үз бүлмәсендә ятакта ята иде. Аны кылыч белән чәнчеп үтереп, алар аның башын чабып өзделәр дә үзләре белән алып киттеләр. Алар төне буе Арабага илтүче юл буйлап бардылар 8 һәм, Ишбәшитнең+ башын Давытка Хебрунга китереп, патшага: «Без җаныңны эзләгән+ дошманың Шаулның+ улы Ишбәшитнең башын китердек. Бүген Йәһвә, хуҗабыз патшага Шаул белән аның токымнарыннан үч алырга мөмкинлек бирә»,— диделәр.
-