2 Ишмуил 9:2 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 2 Шаул йортында Сиба́+ исемле бер хезмәтче бар иде. Аны Давыт янына чакыргач, патша аңардан: «Синме Сиба?» — дип сорады. Тегесе: «Әйе, мин, хуҗам»,— дип җавап бирде. 2 Ишмуил 9:10 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 10 Син үзеңнең улларың һәм хезмәтчеләрең белән аның җирен эшкәртерсең һәм, хуҗаң Шаул оныгы гаиләсенең ашарга ризыгы булсын өчен, уңыш җыярсың. Хуҗаңның оныгы Мәфибәшит исә көн дә минем табынымнан ашар».+ Ә Сибаның 15 улы һәм 20 хезмәтчесе бар иде.+ 2 Ишмуил 16:1 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 16 Давыт тау башыннан төшеп килгәндә,+ аны Мәфибәшитнең+ хезмәтчесе Сиба́+ каршы алды. Иярләнгән ике ишәгенә ул 200 икмәк, тыгызлап ясалган 100 йөзем көлчәсе, 100 җәйге җимеш* көлчәсе һәм бер зур чүлмәк шәраб төягән иде.+
2 Шаул йортында Сиба́+ исемле бер хезмәтче бар иде. Аны Давыт янына чакыргач, патша аңардан: «Синме Сиба?» — дип сорады. Тегесе: «Әйе, мин, хуҗам»,— дип җавап бирде.
10 Син үзеңнең улларың һәм хезмәтчеләрең белән аның җирен эшкәртерсең һәм, хуҗаң Шаул оныгы гаиләсенең ашарга ризыгы булсын өчен, уңыш җыярсың. Хуҗаңның оныгы Мәфибәшит исә көн дә минем табынымнан ашар».+ Ә Сибаның 15 улы һәм 20 хезмәтчесе бар иде.+
16 Давыт тау башыннан төшеп килгәндә,+ аны Мәфибәшитнең+ хезмәтчесе Сиба́+ каршы алды. Иярләнгән ике ишәгенә ул 200 икмәк, тыгызлап ясалган 100 йөзем көлчәсе, 100 җәйге җимеш* көлчәсе һәм бер зур чүлмәк шәраб төягән иде.+