-
1 Елъязма 21:18–23Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
18 Шунда Йәһвәнең фәрештәсе Гәд+ пәйгамбәргә Давыт янына барып, йәвүсле Өрнәннең ындырында Йәһвәгә мәзбәх корырга кирәк икәнлеге турында әйтергә кушты.+ 19 Шулчак Давыт Йәһвәнең Гәд пәйгамбәр аша әйткән сүзе буенча эш итте. 20 Ә ул вакытта Өрнә́н ашлык сугып ята иде. Бер мәлне артына борылып караса, фәрештә тора. Шунда аның белән булган дүрт улы яшеренде. 21 Давыт аның янына килгәч, Өрнән аны күреп алды да шунда ук ындырдан чыкты һәм Давыт алдында җиргә кадәр иелде. 22 Давыт Өрнәнгә: «Сат* миңа ындыр торган җирне. Минем шушы урында Йәһвәгә мәзбәх корасым килә,— диде.— Аны миңа тулы бәягә сат, шулчак халкым башына төшкән бәла туктаячак».+ 23 Өрнән исә Давытка: «Ал, ул синеке,— диде.— Хуҗам патша үзе ничек теләсә, шулай эшләсен. Менә сиңа яндыру корбаны өчен үгезләр, утынга ашлык сугу чаналары,+ ә бу бодай икмәк бүләге булсын. Барысын да бирәм».
-