-
2 Ишмуил 2:22, 23Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
22 Шунда Абинир Асаилгә кабат: «Җитәр, эзәрлекләмә мине. Нигә миңа сине үтерергә? Аннары абыең Йоһаб күзенә ничек карармын?» — диде. 23 Ләкин тегесе аның артыннан калмады. Шулчак Абинир сөңгесенең арткы очы белән аның корсагына чәнчеде.+ Сөңге очы аның корсагын тишеп үтеп, икенче ягыннан чыкты. Асаил егылды да шул урында үлде. Ул егылып үлгән урын аша үтеп барган һәркем шунда туктала иде.
-