-
1 Елъязма 22:9, 10Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
9 Менә, синең улың+ тынычлык* кешесе булачак, һәм мин аңа тирә-ягындагы бар дошманнарыннан тынычлык бирермен,+ чөнки аның исеме Сөләйман*+ булачак, һәм аның көннәрендә мин Исраилгә тынычлык, иминлек бирермен.+ 10 Минем исемемә багышланган йортны ул салачак.+ Ул минем улым булып китәчәк, ә мин аның атасы булачакмын.+ Мин аның патшалык тәхетен Исраил өстеннән мәңгегә урнаштырачакмын“.+
-
-
2 Елъязма 2:4Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
4 Мин Аллаһым Йәһвәнең исеме хөрмәтенә йорт төзергә җыенам. Анда Аллаһы алдында хуш исле фимиам яндырылсын өчен,+ багышланган икмәкләр* куелып торсын өчен,+ Шимбә көннәре,+ яңа ай көннәрендә+ һәм Йәһвә Аллаһыбыз хакына үткәрелгән бәйрәмнәрдә+ иртә-кич яндыру корбаннары китерелсен өчен,+ минем ул йортны аңа багышлыйсым килә. Бу — Исраилнең мәңгелек бурычы.
-