-
2 Елъязма 2:11, 12Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
11 Шунда Тир патшасы Хира́м Сөләйманга хат язып җибәрде. Анда: «Йәһвә үз халкын яратканга, сине алар өстеннән патша итеп куйды»,— диелгән иде. 12 Хирам шулай ук болай дип язган иде: «Күк белән җирне яраткан Исраи́л Аллаһысы Йәһвә макталсын, чөнки ул Давыт патшага Йәһвә өчен йорт һәм үзенә патша сарае төзиячәк зирәк,+ акыллы һәм төшенү сәләтенә ия булган+ угыл биргән.
-