-
1 Патшалар 9:20–22Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
20 Ә Исраил халкыннан булмаган аморлылар, хитлеләр, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләрнең+ 21 исраиллеләр юк итә алмаган һәм бу җирдә калган бөтен токымнарын Сөләйман коллар итеп мәҗбүри хезмәткә тартты, һәм бу һаман шулай кала бирә.+ 22 Әмма Сөләйман исраиллеләрнең берсен дә кол итмәде.+ Алар аның сугышчылары, хезмәтчеләре, түрәләре, ярдәмчеләре һәм арбачылар белән җайдаклар башлыклары иде.
-
-
2 Елъязма 8:7–9Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
7 Ә Исраи́л халкыннан булмаган хитлеләр, аморлылар, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләрнең+ 8 исраиллеләр юк итә алмаган+ һәм бу җирдә калган бөтен токымнарын Сөләйман мәҗбүри хезмәткә тартты, һәм бу һаман шулай кала бирә.+ 9 Әмма Сөләйман исраиллеләрнең берсен дә үзенә эшләтер өчен кол итмәде.+ Алар аның сугышчылары, ярдәмчеләренең башлыклары һәм арбачылар белән җайдаклар башлыклары иде.+
-