-
2 Елъязма 9:20, 21Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
20 Сөләйман патшаның эчә торган бөтен савытлары алтыннан һәм «Ливан урманы» дип аталган йорттагы бөтен кирәк-яраклары саф алтыннан иде. Бер әйбер дә көмештән ясалмаган иде. Сөләйман көннәрендә алтын бик күп иде һәм көмеш бернигә дә тормый иде.+ 21 Чөнки патшаның кораблары Хирамның хезмәтчеләре+ белән Таршишка+ йөзә иде. Өч елга бер тапкыр Тарши́ш кораблары алтын, көмеш, фил сөяге,+ маймыл һәм тавислар төяп кайта иде.
-