-
2 Патшалар 23:16, 17Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
16 Йошия тирә-ягына әйләнеп карагач, тауда каберләр күрде. Ул шул каберләрдән сөякләр китертте һәм аларны мәзбәхтә яндырып, мәзбәхне гыйбадәт өчен яраксыз итте. Шулай итеп Йәһвәнең Аллаһы бәндәсе аша алдан игълан ителгән сүзләренең барысы да үтәлде.+ 17 Аннары патша: «Бу кемнең кабер ташы?» — дип сорады. Шунда шәһәр халкы: «Яһүдтән килеп, синең Бәйтелдәге мәзбәх белән эшләгәнеңнең бөтенесен алдан әйткән Аллаһы бәндәсенең+ кабере бу»,— дип җаваплады.
-