Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Патшалар 7:51
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 51 Шулай итеп, Сөләйман патша Йәһвә йорты белән бәйле бөтен эшләрне тәмамлады. Аннары Сөләйман, әтисе Давыт Аллаһыга багышлаган әйберләрне+ — көмеш, алтын һәм бүтән әйберләрне Йәһвә йорты хәзинәләренә алып килде.+

  • 1 Патшалар 15:18
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 18 А́са исә Йәһвә йорты хәзинәләрендә һәм патша сарае хәзинәләрендә калган бөтен алтын белән көмешне алып, хезмәтчеләренә тапшырды. Аннары А́са патша аларны Дәмәшекътә яшәгән Су́рия патшасына+ — Хәзү́н улы Тәбримму́н улы Бинһәдадкә җибәреп, болай диде:

  • 2 Патшалар 18:14, 15
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Шунда Яһүд патшасы Һизәкыя Лакишта булган Ассирия патшасына: «Мин хата кылдым. Миңа каршы һөҗүм итмә, һәм мин сиңа күпме таләп итсәң, шулкадәр түлим»,— дигән хәбәр җибәрде. Һәм Ассирия патшасы Яһүд патшасы Һизәкыядән 300 талант* көмеш һәм 30 талант алтын таләп итте. 15 Шуңа күрә Һизәкыя аңа Йәһвә йортында һәм патша сарае хәзинәләрендә табылган бөтен көмешне тапшырды.+

  • 2 Патшалар 24:12, 13
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 12 Яһүд патшасы Йәһуәкин үзенең әнисе, шулай ук хезмәтчеләре, югары дәрәҗәдәге түрәләре* һәм сарай хезмәтчеләре белән чыгып,+ Бабыл патшасының кулына бирелде.+ Һәм Бабыл патшасы аны үзенең идарә итүенең 8 нче елында әсир итте.+ 13 Аннары ул Йәһвә йортындагы бөтен хәзинәләрне һәм патша йортындагы хәзинәләрне алып чыкты.+ Ул Йәһвәнең гыйбадәтханәсендәге Исраи́л патшасы Сөләйман ясаган бөтен алтын әйберләрне+ кисәкләргә кисеп ташлады, һәм бу нәкъ менә Йәһвә алдан әйткәнчә булды.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу