-
2 Елъязма 11:20–22Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
20 Рихәбәм Мәхәләттән соң Әбессәламнең+ оныкасы Магахага өйләнде. Ул аңа Абия́,+ Атта́й, Зиза́ һәм Шеламитны тудырды. 21 Рихәбәм Әбессәламнең оныкасы Магаханы бүтән хатыннары һәм җарияләренә караганда ныграк ярата иде.+ Аның барлыгы 18 хатыны һәм 60 җариясе бар иде, алардан аның 28 улы һәм 60 кызы туды. 22 Рихәбәм Магаханың улы Абияне бертуганнары өстеннән баш һәм җитәкче итеп билгеләде, чөнки ул аны патша итеп куярга ниятли иде.
-