Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Ишмуил 7:8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 8 Хезмәтчем Давытка болай диген: „Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең сүзе мондый: „Син халкым Исраилнең җитәкчесе булсын өчен,+ мин сине сарык утарларыннан, көтү көткән җирләрдән алдым.+

  • 2 Ишмуил 7:12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 12 Гомерең ахыры җитеп,+ син ата-бабаларыңа кушылгач, мин синнән соң синең токымыңны* — улыңны патша итеп куярмын һәм аның патшалыгын нык урнаштырырмын.+

  • Зәбур 89:33–37
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 33 Ләкин мин беркайчан да аны тугры мәхәббәтемнән аермам,+

      Вәгъдәмә дә тугрылыксыз булмам.*

      34 Мин үз килешүемне бозмам,+

      Авызымнан чыккан сүземне үзгәртмәм.+

      35 Мин изгелегем белән бер тапкыр һәм мәңгегә ант иттем.

      Мин Давытка ялганламам.+

      36 Аның токымы* мәңге булыр,+

      Аның тәхете, алдымда торган кояштай, һәрвакыт торыр.+

      37 Ул күктәге тугры шаһит кебек,

      Ай шикелле мәңгегә нык урнашыр». (Села)

  • Ишагыя 37:35
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 35 Мин бу шәһәрне үз исемем хакына+

      Һәм хезмәтчем Давыт хакына+ яклап коткарачакмын“».+

  • Ирмия 33:20, 21
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 20 «Болай дип әйтә Йәһвә: „Сез көнгә кагылышлы килешүемне һәм төнгә кагылышлы килешүемне бозып, көн белән төннең үз вакытында алмашынуын туктата алсагыз,+ 21 ул чакта гына хезмәтчем Давыт белән төзелгән килешүем бозыла алыр иде,+ һәм аның тәхетендә утырып патша булып идарә итүче улы булмас иде.+ Шулай ук хезмәтчеләрем ле́виле руханилар белән төзелгән килешүем дә бозыла алыр иде.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу