-
2 Елъязма 14:2–5Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
2 А́са үзенең Аллаһысы Йәһвә күзендә яхшы һәм дөрес булганны кылды. 3 Ул чит-ят илаһларның мәзбәхләрен,+ биеклекләрне юк итте, изге таш баганаларны җимерде+ һәм изге агач баганаларны* кисеп ташлады.+ 4 Ул шулай ук яһүдләрне ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәгә хезмәт итеп, аның Канунын һәм әмерләрен үтәргә өндәде. 5 Яһүднең бөтен шәһәрләрендә ул биеклекләрне һәм фимиам мәзбәхләрен юк итте.+ Аның хакимлеге дәверендә патшалыкта чуалышлар булмады.
-
-
2 Елъязма 14:11Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
11 Шунда А́са үзенең Аллаһысы Йәһвәгә ялварып+ болай диде: «И Йәһвә, син ярдәм иткән кешеләр күпсанлымы, көчсезме — синең өчен бернинди аерма юк.+ И Аллаһыбыз Йәһвә, безгә ярдәм ит, без бит сиңа таянабыз!+ Без шушы гаять зур гаскәргә каршы синең исемең белән чыктык.+ И Йәһвә, син безнең Аллаһыбыз. Үлемле кешегә үзеңнән өстен чыгарга бирмә».+
-