Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Елъязма 16:1–6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 16 А́саның идарә итүенең 36 нчы елында Исраи́л патшасы Баша́+ Яһүдкә каршы чыкты һәм, Яһүд патшасы А́са янына* һичкем килеп-китеп йөри алмасын өчен, Раманы+ торгыза* башлады.+ 2 Шулвакыт А́са Йәһвә йорты хәзинәләреннән һәм патша сарае хәзинәләреннән көмеш белән алтынны алды да,+ аларны Дәмәшекътә яшәгән Су́рия патшасы Бинһәдадкә җибәреп,+ болай диде: 3 «Минем белән синең арада һәм әтием белән синең әтиең арасында килешү төзелгән. Мин сиңа алтын һәм көмеш җибәрәм. Килеп, Исраил патшасы Баша белән төзегән килешүеңне өз, шунда ул миннән чигенер иде».

      4 Бинһәда́д, А́са патшаны тыңлап, Исраил шәһәрләренә каршы үзенең гаскәр башлыкларын җибәрде. Алар, барып, Ийу́н,+ Дан+ һәм Әбелмаимны, шулай ук Нәфтәли́ җирендәге бөтен азык-төлек саклау шәһәрләрен җимерделәр.+ 5 Баша, моның турында ишетү белән, Раманы төзүдән* туктап, эшләрен ташлады. 6 Шунда А́са патша бөтен Яһүд халкын чакырды, һәм алар Баша Раманы+ төзүдә кулланган ташлар белән бүрәнәләрне алып китте.+ Шуларны кулланып, ул Гебә́+ белән Миспәне+ торгызды.*

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу