1 Патшалар 18:4 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 4 шуңа күрә, Изәбе́л+ Йәһвәнең пәйгамбәрләрен юк иткәндә, Абадия 100 пәйгамбәрне мәгарәгә иллешәр-иллешәр яшереп, аларны икмәк-су белән тәэмин итеп торды.) 1 Патшалар 18:19 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 19 Хәзер минем яныма Карми́л тавына+ бөтен Исраилне, шулай ук Изәбел табыныннан ашаучы, Багалның 450 пәйгамбәрен һәм изге агач баганага*+ табынучы 400 пәйгамбәрне җый». 1 Патшалар 21:7 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 7 Шулчак хатыны Изәбел аңа: «Исраилдә патша булып син идарә итәсең түгелме соң? Торып, тамагыңа аша, күңелең күтәрелеп китәр. Йәзриилле Набутәйнең йөзем бакчасын мин сиңа алып бирермен»+,— дип әйтте. 2 Патшалар 9:30 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 30 Яхый исә Йәзриилгә+ килде. Изәбел,+ моның турында ишеткәч, каш-күзләренә сөрмә тартты, чәчләрен матурлады һәм тәрәзәдән аска карап тора башлады. Ачылыш 2:20 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 20 Шулай да сиңа каршы шелтәм бар: үзен пәйгамбәр дип атаган Изәбе́л исемле хатынга+ түзеп торасың. Ул минем колларымны фәхешлек*+ кылырга һәм потларга корбан ителгәнне ашарга өйрәтеп, юлдан яздыра.
4 шуңа күрә, Изәбе́л+ Йәһвәнең пәйгамбәрләрен юк иткәндә, Абадия 100 пәйгамбәрне мәгарәгә иллешәр-иллешәр яшереп, аларны икмәк-су белән тәэмин итеп торды.)
19 Хәзер минем яныма Карми́л тавына+ бөтен Исраилне, шулай ук Изәбел табыныннан ашаучы, Багалның 450 пәйгамбәрен һәм изге агач баганага*+ табынучы 400 пәйгамбәрне җый».
7 Шулчак хатыны Изәбел аңа: «Исраилдә патша булып син идарә итәсең түгелме соң? Торып, тамагыңа аша, күңелең күтәрелеп китәр. Йәзриилле Набутәйнең йөзем бакчасын мин сиңа алып бирермен»+,— дип әйтте.
30 Яхый исә Йәзриилгә+ килде. Изәбел,+ моның турында ишеткәч, каш-күзләренә сөрмә тартты, чәчләрен матурлады һәм тәрәзәдән аска карап тора башлады.
20 Шулай да сиңа каршы шелтәм бар: үзен пәйгамбәр дип атаган Изәбе́л исемле хатынга+ түзеп торасың. Ул минем колларымны фәхешлек*+ кылырга һәм потларга корбан ителгәнне ашарга өйрәтеп, юлдан яздыра.