Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Патшалар 17:15, 16
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 15 Хатын китте дә Ильяс әйткәнчә эшләде. Һәм тол хатынның, гаиләсенең һәм Ильясның күп көннәр буе ашарларына ризыгы булды.+ 16 Йәһвәнең Ильяс аша әйткән сүзе буенча, зур чүлмәктә он бетмәде һәм кечкенә чүлмәктә май кимемәде.

  • 1 Патшалар 17:22
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 22 Йәһвә Ильясның ялынуын ишетте,+ һәм балага җан керде, ул сулап җибәрде.+

  • 1 Патшалар 17:24
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 24 Шунда тол хатын Ильяска: «Син чыннан да Аллаһы кешесе икәнсең,+ һәм Йәһвәнең синең аша әйткән сүзе хак»,— диде.

  • 1 Патшалар 18:36
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 36 Кичке икмәк бүләге китерү вакыты җитәрәк,+ Ильяс пәйгамбәр мәзбәхкә таба атлап, болай диде: «И Йәһвә, Ибраһим,+ Исхак+ һәм Исраил* Аллаһысы, бүген барысы да синең Исраил Аллаһысы икәнеңне, ә минем синең хезмәтчең икәнемне һәм моның барысын да синең сүзең буенча башкарганымны белсеннәр иде.+

  • 1 Патшалар 18:38
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 38 Шунда Йәһвәдән ут иңеп, яндыру корбанын,+ утынны, ташларны, туфракны йотты һәм канаудагы суны ялмап алды.+

  • 1 Патшалар 18:46
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 46 Ә Йәһвәнең кулы Ильяс белән иде; ул киеменең итәген биленә кыстырып, Йәзриилгә кадәр Ахаб алдыннан йөгереп барды.

  • 2 Патшалар 2:8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 8 Шунда Ильяс үзенең киемен*+ алып, төрде дә шуның белән суга сукты. Шулчак су икегә аерылды, һәм алар икесе дә коры җирдән аръякка чыктылар.+

  • 2 Патшалар 2:11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 Алар юлда сөйләшеп барган арада, капылт утлы сугыш арбасы һәм утлы атлар+ пәйда булып, аларны аерды, һәм Ильяс көчле җил белән күккә ашты.+

  • Лүк 1:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Ул Ильясның рухы һәм кодрәте+ белән Аллаһы алдында барыр һәм аталар йөрәген балаларга таба борыр.+ Ул Аллаһыга буйсынмаучыларны тәкъвалар сыман зирәк итәр. Шулай итеп ул Йәһвәгә* яраклы халык әзерләр».+

  • Яхъя 1:19
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 19 Яһүдләр Иерусалимнан руханилар белән ле́вилеләрне Яхъя пәйгамбәрдән: «Син кем?»+ — дип сорарга җибәргәч,

  • Яхъя 1:21
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 21 Алар аңардан: «Кем соң син, Ильясмы?»+ — дип сорадылар. «Юк»,— диде ул аларга. «Ә, бәлки, син Пәйгамбәрдер?»+ — дип сорадылар алар. Ул кабат: «Юк»,— диде.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу