-
2 Патшалар 9:1–3Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
9 Илиша́ пәйгамбәр пәйгамбәрләр улларының* берсен чакырып, аңа болай диде: «Киемеңнең итәген билеңә кыстыр да, тиз генә май салынган савытны алып, Раму́т-гиладка+ бар. 2 Анда килгәч, Нәмши́ улы Йәһшәфәтнең улы Яхыйны+ эзләп тап. Өенә кил дә, аны бертуганнары арасыннан чакырып, түр бүлмәгә алып кер. 3 Аннары шул савытны алып, башына май агыз да болай дип әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин сине Исраи́л өстеннән патша итеп майлыйм“.+ Шуннан соң һич тоткарланмыйча бүлмәдән чыгып кач».
-
-
2 Патшалар 9:30–33Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
30 Яхый исә Йәзриилгә+ килде. Изәбел,+ моның турында ишеткәч, каш-күзләренә сөрмә тартты, чәчләрен матурлады һәм тәрәзәдән аска карап тора башлады. 31 Яхый капкадан килеп кергәч, Изәбел аңа: «Ну, хуҗасын үтерүче Зимри́, нәрсә булды?»+ — диде. 32 Яхый, башын күтәреп, тәрәзәгә карады да: «Кем минем яклы? Кем?»+ — диде. Шунда ук ике-өч сарай түрәсе тәрәзәдән карады. 33 Ул: «Аны бәреп төшерегез!» — диде. Шунда алар аны аска бәреп төшерде. Аның каны стенага, атларга чәчрәде, һәм ул аны атлары белән таптатты.
-