-
2 Патшалар 9:7–9Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
7 Син хуҗаң Аха́б йортын юкка чыгарырга тиеш. Мин Изәбе́л кулыннан үлгән хезмәтчеләрем пәйгамбәрләрнең һәм Йәһвәнең барлык бүтән хезмәтчеләренең каны өчен үч алачакмын.+ 8 Бөтен Ахаб йорты һәлак булсын. Мин Ахаб йортындагы һәрбер ир затын, шул исәптән Исраилдәге иң түбәнен дә юкка чыгарачакмын.+ 9 Аның йортын Нәба́т улы Йәрәбәмнең йорты+ һәм Ахия́ улы Баша́ йорты+ белән булган хәл көтә.
-