-
Чыгыш 15:23–25Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
23 Алар Марага*+ килеп җитте, ләкин Мара́ суын эчә алмады, чөнки ул ачы иде. Шунлыктан ул шул урынны Мара дип атады. 24 Шунда халык: «Безгә нәрсә эчәргә соң?» — диеп, Мусага зарланырга тотынды.+ 25 Ул Йәһвәгә ярдәм сорап ялварды,+ һәм Йәһвә кечкенә бер агачка күрсәтте. Муса аны суга ташлагач, су төче булып китте.
Анда Аллаһы аларга күрсәтмә бирде һәм хөкем итү өчен нигез я үрнәк булып хезмәт итүче хәл тудырды. Анда Ул аларны сынады.+
-
-
2 Патшалар 4:38–41Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
38 Илиша Гилгәлгә кайтты. Ул вакытта шул җирдә ачлык иде.+ Пәйгамбәрләр уллары+ аның каршында утырганда, ул үзенең хезмәтчесенә:+ «Зур казанны куеп, пәйгамбәрләр улларына аш пешер әле»,— диде. 39 Аларның берсе мальва җыярга дип кырга чыгып китте. Анда ул бер кыргый үрмә үсемлек тапты һәм аның җимешләрен җыеп, киеме итәгенә тутырды. Аннары кире кайтып, аларның нинди җимеш икәнен белмичә, турап, казандагы ашка салды. 40 Аннары ашны табынга китерделәр, ләкин аны ашый башлаулары булды, барысы да: «Аллаһы кешесе, казанда агу!» — дип кычкырып җибәрде, һәм алар ашны ашый алмадылар. 41 Шунда Илиша: «Бераз он китерегез»,— диде. Онны казанга салгач, ул: «Кешеләргә ашарга бирегез»,— диде. Һәм казанда зыянлы бернәрсә дә калмады.+
-