-
Ирмия 40:5, 6Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
5 Ирмия́ әле кире әйләнеп кайтканчы, Набузардан аңа болай дигән иде: «Бабы́л патшасы Яһүд шәһәрләре өстеннән куйган Шафа́н+ улы Әхикәмнең+ улы Гәдали́+ янына кайт һәм аның белән халык арасында калып тор. Я кая телисең, шунда бар».
Сакчылар башлыгы аңа бераз ризык һәм бүләк биреп, аны җибәрде. 6 Һәм Ирмия Әхикә́м улы Гәдали янына Миспәгә+ китте. Ирмия аның белән бу җирдә калган халык арасында яшәде.
-