-
Ирмия 40:7–9Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
7 Вакыт узу белән шул җирдәге гаскәр башлыкларына һәм аларның бар кешеләренә мондый хәбәр иреште: Бабыл патшасы бу ил өстеннән һәм илдәге ярлы кешеләр өстеннән — Бабылга сөрелмәгән ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар өстеннән — Әхикәм улы Гәдалине билгеләгән.+ 8 Шуңа күрә алар — Нитани́ улы Исмәгы́йль,+ Кәрә́й уллары Йохана́н+ белән Йонафа́н, Тәнхумә́т улы Сира́й, нитуфахлы Ифайның уллары, бер магахлының улы Йәзәния́+ һәм аларның кешеләре — Гәдали янына Миспәгә+ килде. 9 Шафан улы Әхикәмнең улы Гәдали аларга һәм аларның кешеләренә сүз биреп болай диде: «Калдайлыларга хезмәт итәргә курыкмагыз. Шушы җирдә яшәп, Бабыл патшасына хезмәт итегез, һәм сезнең барысы да әйбәт булыр.+
-