-
1 Ишмуил 16:6–10Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
6 Тегеләре килгәч, Ишмуил Илиабны+ күреп алды да эченнән генә: «Менә ул Йәһвәнең майланганы»,— диде. 7 Әмма Йәһвә Ишмуилга болай дип әйтте: «Аның тышкы кыяфәтенә һәм озын буена карама,+ чөнки мин аны кире кактым. Аллаһы бит кеше кебек карамый: кеше — күзләре күргәнне, ә Йәһвә йөрәкне күрә».+ 8 Аннан соң Ишай Абинадабны+ чакырып, аны Ишмуил алдына китерде, ләкин Ишмуил: «Юк, Йәһвә аны да сайламады»,— диде. 9 Аннары Ишай Шаммахны+ китерде, ләкин Ишмуил: «Йәһвә аны да сайламады»,— диде. 10 Шулай итеп Ишайның җиде улы Ишмуил алдына китерелде, ләкин Ишмуил Ишайга: «Йәһвә аларның берсен дә сайламады»,— дип әйтте.
-