1 Ишмуил 14:47 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 47 Шаул Исраил өстеннән идарәсен ныгытты һәм тирә-яктагы бар дошманнары белән: моаблылар,+ амунлылар,+ эдомлылар,+ Соба́+ патшалары һәм филистилеләр+ белән сугыш алып барды. Кая гына барса да, ул аларны җиңә иде. 2 Ишмуил 10:6 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 6 Давыт патшаның күңелендә нәфрәт уятканнарын аңлагач, амунлылар, илчеләр җибәреп, Бәйтрәху́б+ белән Собадан+ 20 000 су́рияле җәяүле гаскәрине, Мага́х+ патшасы белән 1 000 кешесен һәм Иштубтан 12 000 кеше яллады.+ Зәбур 60:башлангыч сүзе Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) Дирижер өчен: «Шаһит лалә»гә* салынган. Микта́м.* Нәсыйхәт бирү өчен. Давытның Ара́м-наһараи́м һәм Арам-соба́ халкы белән сугышканнан соң, ә Йоһа́б, кайтып, Тозлы үзәндә 12 000 эдомлыны кырып салганнан соң язган мәдхиясе.+
47 Шаул Исраил өстеннән идарәсен ныгытты һәм тирә-яктагы бар дошманнары белән: моаблылар,+ амунлылар,+ эдомлылар,+ Соба́+ патшалары һәм филистилеләр+ белән сугыш алып барды. Кая гына барса да, ул аларны җиңә иде.
6 Давыт патшаның күңелендә нәфрәт уятканнарын аңлагач, амунлылар, илчеләр җибәреп, Бәйтрәху́б+ белән Собадан+ 20 000 су́рияле җәяүле гаскәрине, Мага́х+ патшасы белән 1 000 кешесен һәм Иштубтан 12 000 кеше яллады.+
Дирижер өчен: «Шаһит лалә»гә* салынган. Микта́м.* Нәсыйхәт бирү өчен. Давытның Ара́м-наһараи́м һәм Арам-соба́ халкы белән сугышканнан соң, ә Йоһа́б, кайтып, Тозлы үзәндә 12 000 эдомлыны кырып салганнан соң язган мәдхиясе.+