7 Моны ишеткәч, Давыт Йоһабны һәм бөтен гаскәрен, шул исәптән иң гайрәтле кешеләрен, сугышка җибәрде.+ 8 Шунда амунлылар, чыгып, шәһәр капкалары янында хәрби тәртиптә тезелеп бастылар. Соба́ белән Рәхубтан булган су́риялеләр исә Ишту́б һәм Магах белән бергә кырда аерым тордылар.