-
2 Ишмуил 23:20–23Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
20 Йода́й улы Бина́й+ батыр кеше* иде. Ул Кабсиилдә+ күп каһарманлык кылды. Ул Моабтан булган Әриилнең ике улын үтерде һәм кар яуган көнне, су чокырына төшеп, арысланны үтерде.+ 21 Ул шулай ук гаять зур бер мисырлыны да үтерде. Мисырлының кулында сөңгесе булса да, ул аңа каршы таяк белән чыгып, кулыннан сөңгесен тартып алды да шул сөңге белән аның үзен үтерде. 22 Йодай улы Бинай менә шундый эшләр кылды. Ул теге өч гайрәтле сугышчы ирешкән данга ия булды. 23 Теге 30 кешедән күренеклерәк булса да, ул өч гайрәтле сугышчының дәрәҗәсенә ирешмәде. Шулай да Давыт аны үзенең тән сакчысы итеп билгеләде.
-