-
1 Патшалар 3:10–13Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
10 Сөләйманның бу үтенече Йәһвәнең күңеленә хуш килде.+ 11 Шунда Аллаһы аңа болай диде: «Үзеңә нәкъ моны сораганың өчен, озын гомер дә, байлык та, дошманнарыңның үлемен дә түгел, ә гадел карарлар чыгарырга дип зирәклек сораганың өчен,+ 12 мин синең үтенечеңне үтәрмен.+ Мин сиңа зирәк һәм төшенүчән йөрәк бирермен.+ Сиңа кадәр синдәй кеше булмаган кебек, синнән соң да синдәй кеше булмаячак.+ 13 Өстәвенә, мин сиңа сорамаганыңны да+ — байлык белән дан+ да бирермен, һәм үз гомереңдә сиңа тиң бер патша да булмас.+
-