-
1 Патшалар 8:41–43Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
41 Ә халкың Исраилдән булмаган һәм синең исемең хакына* ерак илләрдән килгән чит ил кешеләре турында әйткәндә+ 42 (чөнки алар бөек исемең+ турында, кодрәтле кулың һәм көчле беләгең хакында ишетәчәкләр), алар, килеп, шушы йортка таба борылып дога кылсалар, 43 син аларны күкләрдән, үзеңнең яшәү урыныңнан ишет+ һәм чит ил кешесенең бар үтенечләрен үтә. Шулчак җир йөзендәге барча халыклар синең исемеңне белеп, халкың Исраил кебек, сиңа курку-хөрмәт күрсәтеп яшәр иде+ һәм мин төзегән бу йорт синең исемең белән аталганын белер иде.
-