Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Левилеләр 26:34
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 34 Сез дошманнарыгыз җирендә булганда, җир ташландык хәлдә яткан бөтен көннәрендә үз Шимбәләрен кайтарыр. Шул вакытта җир ял итәр,* чөнки ул үз Шимбәләрен үткәрергә тиеш.+

  • 1 Патшалар 8:46–50
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 46 Ә инде сиңа каршы гөнаһ кылсалар (чөнки гөнаһ кылмаган кеше юк)+ һәм ачуың кабарып, син аларны дошманнар кулына тапшырсаң һәм илбасарлар аларны үз җиренә — берәр ерак я берәр якын илгә — әсирлеккә алып китсә+ 47 һәм алар әсирлеккә алынган җирдә акылларына килеп,+ сиңа борылса+ һәм шул җирдә мәрхәмәт* күрсәтү турында ялварып:+ „Без гөнаһ кылдык, гаеп эш эшләдек, без яманлык кылдык“+,— дисә, 48 шулай ук әсирлеккә алып кителгән дошман җирендә бөтен йөрәкләре, бөтен җаннары* белән сиңа борылса+ һәм син ата-бабаларына биргән үз җирләренә, син сайлаган шәһәргә һәм мин синең исемең хөрмәтенә төзегән йортка таба карап дога кылса,+ 49 син күкләрдән, үзеңнең яшәү урыныңнан+ аларның догаларын һәм мәрхәмәт* күрсәтү турындагы үтенечләрен ишет һәм алар хакына гаделлек урнаштыр 50 һәм үзеңә каршы гөнаһ кылган халкыңны ярлыка, аның үзеңә каршы кылган бөтен җинаятьләрен кичер. Дошманнарының күңелендә аларга карата мәрхәмәт уят, һәм илбасарлар аларга шәфкать күрсәтсен+

  • Даниял 9:7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 И Йәһвә, син гадел,* әмма бүген безнең йөзебезгә оят. Безнең барыбызга да: тугрылыксыз булганыбыз аркасында+ син якын һәм ерак җирләргә тараткан Яһүд һәм Иерусалим халкына — бөтен исраиллеләргә оят.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу