-
Левилеләр 4:8–10Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
8 Аннары ул гөнаһ йолу корбаны итеп китереләсе үгезнең бөтен маен аерсын, шул исәптән эч маен, эчке әгъзаларын каплаган маен, 9 ике бөерен, биле янында урнашкан бөер маен һәм бөерләре белән бергә бавырындагы маен да аерсын.+ 10 Татулык корбаны итеп китереләсе үгезнең нинди өлешләре аерылса, монда да шул ук өлешләр аерып алынсын.+ Һәм рухани аларны корбан яндыру мәзбәхендә төтәтсен.
-
-
1 Патшалар 8:64–66Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
64 Шул ук көнне, яндыру корбаннары, икмәк бүләкләре һәм татулык корбаннарының маен корбан итеп китерер өчен, патша Йәһвә йорты алдындагы ишегалдының урта өлешен изгеләндерде, чөнки Йәһвә алдындагы бакыр мәзбәх+ бик кечкенә иде һәм яндыру корбаннары, икмәк бүләкләре һәм татулык корбаннарының мае+ анда сыярлык түгел иде. 65 Шунда Сөләйман бөтен Исраил белән — ерак Лебо́-хаматтан* алып Мисыр елгасы үзәненә*+ кадәрге җирләрдән килгән кешеләрнең зур җыелышы белән бергә бәйрәм үткәрде.+ Алар Аллаһыбыз Йәһвә алдында 7 көн, аннан соң тагын 7 көн — барлыгы 14 көн бәйрәм иттеләр. 66 Киләсе* көнне Сөләйман халыкны кайтарып җибәрде. Алар патшага Аллаһы фатихаларын теләп, шатлана-шатлана һәм күңелләреннән Йәһвәнең үз хезмәтчесе Давытка һәм халкы Исраилгә күрсәткән бөтен игелегенә+ сөенә-сөенә өйләренә кайтып киттеләр.
-