-
2 Патшалар 8:20–22Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
20 Аның көннәрендә Эдо́м Яһүдкә каршы баш күтәрде,+ һәм эдомлылар үзләренә үз патшасын куйды.+ 21 Шунда Яһурам үзенең бөтен сугыш арбалары белән Зәиргә китте. Төнлә торып, ул үзен камап алган эдомлыларны һәм арбалы гаскәр башлыкларын тар-мар итте, һәм гаскәриләр үз чатырларына качып бетте. 22 Шулай да Эдом хәзерге көнгә кадәр Яһүдкә каршы тора. Ул вакытта Либна́+ да баш күтәргән иде.
-