-
2 Патшалар 8:24–26Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
24 Ахыр чиктә Яһурам, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Давыт Шәһәрендә ата-бабалары янына җирләделәр.+ Аның урынына патша булып улы Әһәзия́+ идарә итә башлады.
25 Яһүд патшасы Яһурам улы Әһәзия Исраил патшасы Ахаб улы Яһурамның идарә итүенең 12 нче елында Яһүд белән идарә итә башлады.+ 26 Патша булып киткәндә Әһәзиягә 22 яшь иде, һәм ул Иерусалимда бер ел идарә итте. Аның әнисе Исраил патшасы Әмринең+ оныкасы* Аталия́+ иде.
-