-
2 Патшалар 11:9–12Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
9 Йөзбашлары+ барысын да Йодай рухани ничек кушкан булса, нәкъ шулай эшләде. Аларның һәрберсе Шимбә көнне кизүдә торган һәм шулай ук Шимбә көнне кизүне тәмамлаган кешеләре белән бергә Йодай рухани янына килде.+ 10 Аннары рухани шул йөзбашларына Йәһвә йортыннан Давыт патшаның сөңгеләрен һәм түгәрәк калканнарын чыгарып бирде. 11 Кулына корал тоткан барлык сарай сакчылары,+ патшаны һәрьяклап уратып алып, йортның уң ягыннан алып сул ягына кадәр, мәзбәх*+ һәм йорт янына тезелеп бастылар. 12 Аннары Йодай, патшаның улын+ алып чыгып, аның башына таҗ кидерде, ә өстенә шаһитлекне*+ куйды. Аны патша иттеләр һәм майладылар. Аннары кешеләр кул чабып: «Яшәсен патша!» — дия башладылар.+
-