30 Һәр иртә,+ һәр кич Йәһвәгә мактау, рәхмәт әйтү өчен, алар үз урыннарына килеп баса иде.+ 31 Алар Шимбә,+ яңа ай көннәрендә+ һәм бәйрәмнәрдә+ Йәһвәгә яндыру корбаннары китерелгән чакларда, Канунда язылганча эш итеп, булышлык күрсәтеп торды. Моны алар Йәһвә алдында даими рәвештә башкарды.