Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Елъязма 28:5–8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 5 Шул сәбәптән Аллаһысы Йәһвә аны Су́рия патшасы кулына тапшырды.+ Су́риялеләр аны тар-мар итеп, гаять күп кешеләрне Дәмәшекъкә+ әсирлеккә алып китте. Аллаһы аны шулай ук Исраил патшасы кулына тапшырды, һәм тегесе аңа зур югалтулар китерде. 6 Яһүд халкы үзләренең ата-бабалары Аллаһысы Йәһвәне калдырганы өчен, Рәмали́ улы Фәкы́й+ бер көн эчендә аларның 120 000 кешесен — бөтен батыр егетләрен кырып салды.+ 7 Зикри́ исемле ифраимлы сугышчы патша улы Маасияне, патша сарае башлыгы Әзрикәмне һәм патшадан соң икенче кеше Илкананы үтерде. 8 Өстәвенә, исраиллеләр яһүдләрнең хатыннарын, улларын һәм кызларын — барлыгы 200 000 кан кардәшен әсирлеккә алды. Алар шулай ук ифрат күп табышны кулга төшереп, аны Сама́риягә+ алып китте.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу