-
2 Патшалар 25:13–15Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 Калдайлылар Йәһвә йортының бакыр баганаларын,+ Йәһвә йортындагы арбаларны+ һәм «бакыр диңгезне»+ ваттылар һәм бакырны Бабылга алып киттеләр.+ 14 Алар шулай ук гыйбадәтханәдәге көл савытларын, соскыларны, филтә кискечләрен, касәләрне һәм бар бакыр әйберләрне алып китте. 15 Сакчылар башлыгы саф алтыннан+ һәм көмештән ясалган ут савытларын һәм табакларны да алып китте.+
-
-
Даниял 1:1, 2Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
1 Яһүд патшасы Йәһуәкимнең+ идарә итүенең өченче елында Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р, килеп, Иерусалимны камап алды.+ 2 Вакыт узу белән Йәһвә Яһүд патшасы Йәһуәкимне аның кулына тапшырды.+ Бабыл патшасы Аллаһы гыйбадәтханәсендәге кайбер нәрсәләрне алып, аларны Шина́р* җирендәге+ үз илаһының гыйбадәтханәсенә китерде һәм илаһының хәзинәсенә кертеп куйды.+
-