-
1 Елъязма 9:22–27Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
22 Керү урыны янына капка сакчылары итеп сайланганнар — барлыгы 212 кеше иде. Алар үзләренең шәҗәрәләре буенча+ үз җирләрендә яши башлады. Давыт һәм әүлия*+ Ишмуи́л аларны, ышанычка лаек булганнары өчен, җаваплы урыннарга билгеләде. 23 Аларга һәм аларның улларына Йәһвә йортының капкаларын — изге чатырны* саклау хезмәте тапшырылды.+ 24 Капка сакчылары дүрт якта: көнчыгышта, көнбатышта, төньякта һәм көньякта тора иде.+ 25 Вакыт-вакыт аларның кан кардәшләре үз җирләреннән җиде көнгә алар янына хезмәтләрендә ярдәм итәргә дип килеп китә иде. 26 Дүрт ле́виле, ышанычка лаек булганнары өчен, баш* капка сакчылары итеп билгеләнде. Алар бүлмәләр* һәм Аллаһы йорты хәзинәләре өчен җаваплы иделәр.+ 27 Алар төннәрен Аллаһы йорты тирәли сакта тора иде, чөнки саклау хезмәтен үтәү алар карамагына бирелгән иде. Аларга шулай ук ачкыч тапшырылган иде, һәм алар һәр иртә йортның ишекләрен ачу өчен җаваплы иделәр.
-