-
Езра 1:1–3Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
1 Фарсы́ патшасы Кирның+ беренче елында, Йәһвәнең Ирмия́ аша әйткән сүзе+ үтәлсен өчен, Йәһвә Фарсы патшасы Кирның күңеленә бер уй салды. Шуңа күрә Кир үзенең бөтен патшалыгында мондый хәбәр игълан итеп, аны язып куярга кушты:+
2 «Фарсы патшасы Кир болай ди: „Күкләр Аллаһысы Йәһвә миңа җирдәге бар патшалыкларны бирде+ һәм Яһүд җирендәге Иерусалимда үзенә йорт төзергә боерды.+ 3 Арагызда кем аның халкыннан булса, шуның белән аның Аллаһысы булсын, һәм ул Яһүд җирендәге Иерусалимга барсын һәм Исраи́л Аллаһысы Йәһвәнең — йорты Иерусалимда торган* Аллаһының — йортын яңадан торгызсын.
-