-
2 Ишмуил 17:27–29Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
27 Давыт Маханаимга килү белән, амунлыларның Раба́һ+ шәһәреннән Нахаш улы Шаби́, Ладибардан Амаи́л улы Маһи́р+, шулай ук Рәгалимнән гиладлы Барзила́й+ 28 ятаклар, чаннар, балчык чүлмәкләр алып килделәр һәм шулай ук бодай, арпа, он, кыздырылган ашлык, ногыт борчагы, ясмык, кыздырылган орлыклар, 29 бал, ак май, сыр* һәм сарыклар китерделәр. Моның барысын алар: «Кешеләр чүлдә ачыккан, арыган һәм сусагандыр»+,— диеп, Давытка һәм аның белән булган кешеләргә ашар өчен китерделәр.+
-