30 Хөкем итү түшлеге эченә ури́м һәм тумми́м+ сал, һәм алар, Һарун Йәһвәнең хозурына кергәндә, аның йөрәге турысында булырга тиеш. Исраиллеләргә хөкем карарлары чыгару өчен кулланылган бу нәрсәләрне Һарун һәрвакыт Йәһвә алдында үз йөрәге янында йөртергә тиеш.